Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Җимерек өй, беседка... һәм балалар!

Иске Мәңгәр авылыннан хәвефле хәбәр килеп иреште.

Сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

"Безнең  Олы Мәңгәр авыл җирлегенә кергән Иске Мәңгәр авылының урамнарында - асфальт, тыз-быз машиналар чаба, шәһәр урамы дип белерсең. Бик уңайлы, сүз дә юк, рәхмәт кечкенә генә авыл  урамының юлын караучыларга, тик бу уңайлыкның бер читен ягы бар: балалар урамда, аларга уйнарга урын юк. Балалар көнозын шул юлда, бик хәтәр, без, ата-аналар да,  гел балалар артыннан карап бетерә алмыйбыз. Элеккеге балалар бакчасының ишек алды җимерек хәлдә. Ә балалар шул ишек алдына керәләр, бу зуррак балалар инде, 5 яшьтән югарылар; ә ул ишек алдында кеше буе кычыткан үсә, җимерек өй, беседка эченә керсәләр, валлаһи, өсләренә ишелә. Беркөнне балалар су буена төшкәннәр. Тыкрыктан машиналар очып-очып чыга, башкача атап булмый, тизлек зур. Олылар да чак китеп өлгерә юлдан.  Бик куркыныч, бу машиналарны йөртүчеләр азрак балалар турында да уйласыннар иде. "Лежащий полицейский" дип тә сөйләшкән идек, анысын да авылда мәктәп я балалар бакчасы булса гына куялар икән. Менә шундый кыен хәлдә калдык, безгә кем ярдәм итәр икән?" -  дип яза  Иске Мәңгәр авылы  әниләре.

   Асфальттагы  саескан хәлендә калган әниләрнең  хаты буенча  Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазих Хисмәтуллин белән сөйләштек.

Мәсьәлә чыннан да сез сурәтләгәнчә, асфальт юл, ярымҗимерек бакча ишегалды, беседка... Ник сүтмиләр икән моны, дигән уй да килә күңелгә. Тик чикләвек имәндә икән - мәсьәлә авыл җирлеге балансы белән бәйле булып чыкты. Бу балалар бакчасы, җирлектә тагын ике объект бар икән шундый, авыл җирлеге балансында рәсми теркәлгән. Авыл җирлеге аларны тикшерү килгәч тә сүттерергә бирмәгән, яшәргә җире булмаучыларга, авыр хәлдә калучыларга бирмәкче чөнки. Ә андыйлар җирлекнең үзендә үк бар икән. Әгәр алар бу бинаны алсалар, һәрхәлдә азрак карарлар иде, дип уйлый башлык. Авыл халкының битарафлыгы да борчый аны, уйламаган чит кешеләр җирлекне төзекләндерергә булыша, ә балалары шунда кереп уйнаган бу ата-аналар шушында тәртип салу хакында уйламыйлар. Югыйсә, кычытканны чабарга авыл җирлеге башлыгы кирәкми бит, ди. 5 яшьтән узган балаларга аңлатып та була, бергәләп тотынсалар, кулдан килмәслек эш түгел, ди.  Өлешчә, мин дә килешәм бу фикер белән.

- Авылда балалар бакчасы юк, мәйданчык та, дөрес анысы.  Бу хакта мин дә уйлап йөрим, әгәр үзара салым программасы бетмәсә, алдагы елларда өч авылга да балалар мәйданчыгы булдыру хакында уйлыйбыз. Иске Мәңгәр авылында да булыр, Алла боерса, тик бу киләчәктә. Быел мәйданчык төзеп куеп булмый, җирлектә быел  ут-су, чишмә, өч авылның да - Иске Мәңгәр, Олы Мәңгәр, Бәхтияр авылларының асфальт салынмаган урамнарына тагын бер кат таш түшәп чыгу каралды. 6 кое эшләнде. Зиратлар моңа кадәр булмаганча чистартылып, ташландык каберләргә  чардуган-ташлар куелды... Тик торган юк, гел эшлибез, быелга балаларга күз-колак булырга туры килә инде, без сезне ишеттек,  балалар өчен мәйданчык булыр, бу программа гына бетмәсен....- диде Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазих Хисмәтуллин.

    Ә машина йөртүчеләргә килсәк, аларның күбесе шушы авыл кешеләредер. Бергәләп җыелып сөйләшергә була. Сезнең кебек кечкенә генә авыл - Яңа Җөлби бар, алар ни булса да җыйналып аңлашалар да, җиң сызганып эшләп тә куялар. Берсе башлап йөри, калганнар кушыла. Авыл җирлеге ярдәмгә килә. Алардан үрнәк алып, бу ишек алдын балаларга зыян килмәслек итеп эшләргә мөмкин.  Бары теләк кирәк. Сездән теләк булса, җирлек тә булышмый калмас.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев