Олы Әтнәдә булган янгында бер кеше мәете табылды
Янгынны күреп алучылар тиз арада янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итәләр.
Олы Әтнә авылының Карл Маркс урамында янгын чыкты. Янгын сүндерү машиналарын янгын чыккан хуҗалыкның күршеләре каршы алалар һәм биредә мунча януы турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитеп, янгынны сүндерәләр. Янгын нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак була. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.
Беренчел тикшерүләр буенча ут янгын кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев