Федераль куркынычсызлык хезмәтенең төбәк идарәсендә ачыклаганча, җинаятьчеләр Куйбышев тимер юлының трансформатор шкафын – Россия тимер юллары филиалын яндырган.
Татарстаннан ике яшүсмерне Самара өлкәсендә теракт эше буенча кулга алдылар. Федераль куркынычсызлык хезмәтенең төбәк идарәсендә ачыклаганча, җинаятьчеләр Куйбышев тимер юлының трансформатор шкафын – Россия тимер юллары филиалын яндырган.
Тоткарланучылар җинаять кылу фактын расладылар. Алар таныганча, биремне билгесез кешедән алганнар, ул аларга бүләк итеп 20 мең сум вәгъдә иткән. Суд аларны сак астына алган, дип хәбәр итә ТАСС.
Нет комментариев