Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әтнәдә кеше бәрдерделәр

Күңелсез хәбәр. Тик бу хәл юл хәрәкәте тәртибен саклаучы инспекторларның бертуктаусыз кисәтүләрен тыңламау сәбәпле килеп чыгуы да бар.

Кичә кич 21сәгать 30 минутлар тирәсендә Олы Әтнә авылының мәчете тирәсендә кеше бәрдерделәр. 

Икесе дә - районыбыз кешеләре. Берсе дә карт түгел. Җәяүлеләр юлыннан чыккан кешене бәрдергәннәр, дип сөйләүчеләр дә бар. Исәнме бу кеше, дип борчылучы да җитәрлек.

- Ир кеше. Урта яшьләрдә. Исән үзе. Тик сынган җирләре күп. Арчага җибәрәбез,- диделәр район үзәк больницасының "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә эшләүчеләр.

- Җәяүлеләр юлыннан чыккан дигән сүз дөрес түгел. Салмыш хәлдә иде. Гаеплеләрне ачыклау бара. Тагын бер кисәтәсе килә, кич чыкканда киемгә яктырткыч  элементлар куярга онытмагыз. Юл аша чыкканда ике якка да карап алыгыз. Машина йөртүчеләр, авыл эченнән үткәндә олды юлдан тизлек режимын саклагыз. Бәхеткә каршы исән бу кеше, тик күпме азапланасы, дәваланасы бар. Юлда карап йөрегез, -  дип кисәтә юл хәрәкәте тәртибен саклаучы инспектор Рамил  Гәрәев. 

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев