Тукай районында БПЛА һөҗүме вакытында шәхси йорт зыян күргән, җәрәхәт алучылар бар
Бүген дошманның пилотсыз очу аппаратлары белән Татарстанның Кама аръягы төбәгенә ясалган массакүләм һөҗүм нәтиҗәсендә Түбән Камадагы кайбер предприятиеләр зыян күргән. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, махсус хезмәтләр урыннарда һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерә. Кайбер участокларда зыян күрүчеләр дә бар. Алар җиңелчә җәрәхәтләр алган, табиблар тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтелгән.
Тукай районында исә һөҗүм вакытында шәхси йорт зыян күргән. Ике кеше имгәнгән. Табиблар бригадасы аларга урынга килеп беренче ярдәм күрсәткән. Зыян күрүчеләрнең гомеренә куркыныч юк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, зыян күргән районнар җитәкчеләре һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү һәм кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен шәхси контрольдә тота.
ТНВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев