Автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк
Янгыннар еш кына төнлә, кешеләр йоклаганда килеп чыга. Янгыннарны булдырмау, гомерләрне һәм мөлкәтне янгыннан коткару максатыннан, тагын бер кат үз йортларыгызда автоном төтен хәбәрчеләре урнаштыру кирәклеген искәртәбез.
Ни өчен автоном янгын хәбәрчесе һәр йортта кирәк? Бу сорауга җавап алу өчен, һәркем үз-үзенә сорау бирә ала. Ул үз фатирында яки йортында башланган янгын турында вакытында белергә теләр идеме? Әгәр янгын күрше бүлмәдә башлана һәм аны шунда ук күрмәгәннәр ме? Әллә янгын төнлә, барысы да йоклаганда килеп чыкканмы?
Җавап ачык дип уйлыйм. Татарстан Республикасында 2024 елда янгыннар саны һәм аларда кешеләрнең һәлак булулары кимеде. Күзәтчелек-профилактика чаралары комплексы, шулай ук янгын сүндерү хезмәте бүлекчәләренең оператив эш күрсәткечләрен яхшырту вәзгыятьне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирде, ә бу – безнең гражданнарның коткарылган гомерләре һәм сакланган мөлкәте. Урнаштырылган янгын хәбәрчеләре инде үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте.
Узган ел гына да йортта яшәүчеләргә янгын чыгу турында вакытында хәбәр ителгән 10 очрак 21 кешене, шул исәптән 6 баланы коткарган.
Янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү (кагыйдә буларак, урын-җирдә, диванда, креслода), электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын дөрес урнаштырмау һәм эксплуатацияләү, мич һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавы.
Янгын чыккан очракта алдан кисәтү кирәклеге турында өстәмә аргументлар таләп ителми дә.
Автоном янгын хәбәрчесен мөстәкыйль рәвештә дә урнаштырырга мөмкин. Алар ябык биналарда яну очракларын ачыклау өчен каралган.
Янгын белдерүчеләрне куллану бик җиңел һәм гади. Алар түшәмгә яки диварларның өске өлешенә беркетелә, электр челтәреннән туклану таләп ителми. Батареяны үз вакытында, якынча ярты елга бер тапкыр алыштырырга гына кирәк.
Янып сүнеп утыручы кызыл индикаторы приборның төзек икәнен хәбәр итә. Кечкенә генә янгын чыкканда һәм төтенләгән очракта датчиклар, яңгыравыклы тавыш чыгарып, тиз генә янгын турында хәбәр итәләр. Балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр, хәтта, кыска вакыт эчендә йортларда үзләре генә калганда автоном янгын белдергечләрен урнаштыру мәсьәләсе аеруча актуаль.
Сезне һәм якыннарыгызның тормыш куркынычсызлыгы өчен, сезгә янгын хәбәрчеләрен сатып алырга һәм аларны үз йортыгызда урнаштырырга тәкъдим итәбез. Янгын хәбәрчеләре инде бик күп гомерләрне коткарып калды.
Шулай ук ут сүндергечләрне булдырыгыз, алар машиналарда гына түгел, безнең йортларда һәм ишегалларында да булырга тиеш. Чөнки аз гына бәя тирәсе торган бер ут сүндергеч мең тапкыр күбрәк булган мөлкәтегезне коткарып кала ала.
Электр үткәргечләрне үз вакытында алыштырырга һәм җылыту мичләрен, төтен юлларын вакытында ремонтларга онытмагыз.
Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең җитәкче урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев