Гирлянда белән сак булыгыз!
Кисәтү

Гирлянда белән сак булыгыз!

Кулланучылар хокукларын күзәтү белгечләре кисәтүләрен җитди кабул итәргә кирәк.



• Чыршыны җылыту батареясы янына куймагыз, тиз янып китү куркынычы булган уенчыклар белән бизәмәгез.

• Гирлянданың янгын куркынычсызлыгы сертификаты булу шарт.

• Гирляндалар өй һәм урам өчен чыгарыла. Өйнекенең чыбыгы ПВХдан ясала. Ул салкында чатный, ярылырга мөмкин. Урам гирляндалары суыкларга түзә.

• Чыршы бизәү өчен иң күбе 50 Ваттлы гирлянда алына.

• Вилкадан иң якын лампочкага кадәр ара кимендә 1,5 метр булырга тиеш.

• Гирлянданы кибеттә барлык режимда да эшләтеп карагыз.

• Гирлянданы алып кайтуга кабызмагыз, җылынуын көтәргә кирәк.

• Өйдән чыгып киткәндә һәм төнгә гирлянданы кабызып калдырмагыз.

• Гирляндага су тияргә тиеш түгел.

Чыганак: "ОК"дагы "Файдалы киңәшләр"


Нет комментариев