Янгында җиде кеше һәлак булды
Татарстанның Тукай районы Сәет авылында 18 июнь көнне шәхси йортта янгын чыкты.
Кызганычка каршы, әлеге янгында җиде кеше һәлак булды. Бигрәк тә аянычы — бер катлы агач йортта чыккан янгында үлүчеләр арасында дүрт баланың да булуы. Янгында һәлак булган балалар 2012-2019 елгы сабыйлар. Янгынның гомуми мәйданы 100 квадрат метрны тәшкил итә.
Хәзерге вакытта янгынның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Искәртеп узасы килә, җәйге чор, һава торышы коры тора, шуңа күрә дә янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде. Күреп торабыз, янгыннан бер әйбер дә калмый. Хәтта янгын кеше гомерен дә кызганмый.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән «101» яки «112» телефоны буенча янгыннан коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.
Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев