Карак бер генә әйбереңне, ут бөтен малыңны алып чыгып китә
Тиздән балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлаячак.
Ялларны күңелле итү һәм дә янгын, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен лагерьларда иминлек кагыйдәләре үтәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.
Җаваплы затларга балаларның имин ял итүен тәэмин итү йөкләнә, димәк, лагерьда көн тәртибен дөрес формалаштыру, балаларны игътибарсыз һәм контрольсез калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәтү эшләре үткәрергә киңәш ителә. Көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта, балалар һәм җаваплы затлар үзләрен ничек тоту кагыйдәләрен белергә тиешләр.
Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына үткәрелергә тиеш. Эвакуация юллары һәм бинадан чыгу юллары ачык тору зарур. Өлкәннәргә дә ял итүче балаларга үрнәк булырга кирәк.
Барлык вожатыйлар һәм башка җаваплы затлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм “огнетушитель” белән файдалана белергә тиеш. Кайчагында, янгыннар балалар гаебе белән түгел, ә олылар гаебе белән дә килеп чыгарга мөмкин. Шуна күрә, һәр билгеле урында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү хезмәте, шулай ук башка гадәттән тыш хезмәтләрне чакыру номерлары язылган табличкалар булырга тиеш.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сүндерүчеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә һәм куркынычсыз урынга урнаштырырга кирәк. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгынны беренче стадиядә, турыдан-туры кеше гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китермәгән очракта беренче сүндерү эшләре башларга кирәк. Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып, кешеләрне эвакуацияләү эшләре барышын җиткерергә һәм килеп туган хәлне тиз арада аңлатырга тиеш.
Янгын вакытында ярдәмгә чакыру телефон номерлары «01», «101», «112», Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры «2-20-01».
Раил Гыйльмуллин, Әтнә һәм Арча районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев