Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Лениногорск районында кош гриппы чыганагы ачыклану сәбәпле, карантин билгеләнде

Лениногорскида кош гриппы чыганагы ачыкланган. Шуңа бәйле рәвештә Чайковский урамындагы 44 нче йортта карантин кертелә, ә аннан 5 км радиуста куркыныч янаучы зона билгеләнә. Бу хакта карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Куркыныч янау зонасы үз эченә Лениногорск, Тимәш һәм Савочкино авылларын, Вәлиев бистәсен ала. «Татарстан Республикасының Лениногорск районы, Азнакай районы, Әлмәт районы, Баулы районы, Бөгелмә районы, Зәй районы, Сарман районы, Чирмешән районы, Ютазы районы территорияләрен дә кертеп, радиусы кимендә 50 км булган куркыныч янаучы зона чикләренә якын территориядә күзәтү зонасын билгеләргә», – диелә документта.

Эпизоотик чыганак дип танылган территориягә бары тик җитештерү операцияләрен башкаручы персонал гына килә ала. Биредә кошлар һәм терлек азыгын чыгару һәм кертү, чирле кошларны дәвалау, продукция алу максатыннан хайваннарны чалу, каурый һәм мамыкларын йолку, инвентарь чыгару, кошларны чыгарып йөртү, инкубациягә йомырка кую һәм башка төр процедуралар тыела.

Куркыныч янаучы зонада (чыганактан 5 км радиуста) инкубация өчен йомырка, кош-кортны чыгару, азык әзерләү һәм чыгару, кошларны чыгарып йөртү, авыл хуҗалыгы ярминкәләре, күргәзмә һәм башка шундый чаралар үткәрү, ауга чыгу тыела.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев