Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Мошенниклардан сакланыгыз

Район прокуратурасы кабат исегезгә төшерә: беркемгә дә, шул исәптән банк хезмәткәрләренә дә, үзегезнең банк картасы турында мәгълүмат җиткермәгез (аның ПИН-коды, CVC коды – картаның артында өч урынлы сан, шулай ук телефонга кергән куркынычсызлык кодлары).

Шуны онытмагыз, банк хезмәткәрләре күчерү һәм түләү мәсьәләләре буенча беркайчан да шалтыратмыйлар!
Интернет челтәрләре аша товар сатып алганда сатучыга тулысынча ышанган очракта гына акча күчерегез. Интернет мәйданчыклары хуҗалары урнаштырган куркынычсызлык тәкъдимнәрен карагыз һәм үтәгез. Сатып алучыларның фикерләренә игътибар итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев