Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Саклык чараларын күрегез

Янгыннарның артуы һәм дә кешеләр үлүменә китергән янгыннар белән бәйле киеренкелекнең объектив сәбәпләренә: торакларның тузганлыгы, янгын турында хәбәр итү җиһазлары, беренчел янгын сүндерү чараларының түбән тәэмин ителешен кертергә кирәк.

Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары тарафыннан торак секторларда үткәрелгән тикшерү статистикасы шуны күрсәтә: янгыннар имин булмаган, шулай ук күп балалы гаиләләрдә һәм ялгыз яшьтәге өлкәннәр яшәгән йортларда ешрак барлыкка килә. 
Янгынның сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин кешеләр исерек хәлдә булса, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз. 
Иң мөһиме янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Бервакытта да өйдә тартмагыз, үзегезнең йортыгызда һәм каралты-курагызда янгынга каршы торышны тикшереп торыгыз. Электр приборларын караучысыз калдырмаска тырышыгыз. Үз йортларыгызда искергән электр чыбыкларын вакытында алыштырыгыз. Тузган электр чыбыкларын вакытында яңасына алыштырыгыз. Берничә көнкүреш приборын бер розеткага тоташтырмагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен чыгу юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз.
Соңгы вакытта кар да бик күп яуды. Шуңа күрә дә төтен чыгу юлларын гел чистартып торыгыз. 
Йортларыгызга янгынны вакытында ачыклый торган җиһазлар урнаштырыгыз. Янгын чыккан очракта алар янгын турында хәбәр итә алачак, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 литр булган порошоклы янгын сүндергеч булдырырга кирәк.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01, 101, 112 телефон номерларына шалтыратырга кирәк.

Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев