Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Әтнә районында терлек асраучыларны мал табиблары кисәтә

Без,хайван асраган кешеләр,җәйге чорга кергәндә терлекләрне көтүгә чыгарып яки сусыл яшел азык алып кайтып сыерлардан мул итеп сөт савып алырга, ә яшь терлекләрне арзанлы азык белән кояш астында үстереп калырга өметләнәбез.

Ләкин хайваннар авырып китсә безнең өмет - хыялларыбыз челпәрәмә килергә мөмкин. Ветврач килгәнче хуҗа тарафыннан дөрес күрсәтелгән беренче ярдәм чаралары бик мөһим роль уйныйлар. Мәсәлән көтүдән сыерның җилеме шешеп кайтса, яки аны иртән күреп алсагыз сыерга су бирмәскә һәм аны күпкә киметергә кирәк. Җилемгә җылыта торган майлар тиермәскә (мәсәлән камфарный мазь), киресенчә кан килүне киметү өчен салкын компресс кулланырга кирәк. Моның өчен кызыл балчыкны салкын суда изеп җилемгә сыларга була, кипкән саен аны яңартыга , өстәп сыларга кирәк. Сыерга сусыл азыклар бирмәскә, тыныч шартлар тудырырга кирәк. Бу таләпләрне үтәмәсәк, ветврачлар күрсәткән дәвалау чараларының да файдасы тимәскә мөмкин.
Еш кына төрле травмалар аркасында яки мөгезе сынып, кан китү очраклары була,сөте канлы булырга мөмкин. Мондый очракларда да беренче ярдәм булып су бирүне чикләү, травма урынына салкын компресс куллану, хайванга тыныч шартлар тудыру, ягни көтүгә яки арканга чыгармау тора.
 Шулай ук җәйге чорга керер алдыннан сыерларның тояк- мөгезләренә дә игтибар итәгрә кирәк.Очлы мөгезле сыерлар башка хайваннарны яраларга мөмкин, ә озын тояклар йөргәндә бик авырлык тудыралар. 

.Ә инде тоягы эчтәнрәк сынып та китсә сыер ай буе өйдә дәваланып ятарга мөмкин, сөте дә кискен кимеячәк.Башка еллардагы кебек ,быел да Әтнә ветстанциясе егетләре чакырулар буенча шәхси хуҗалыкларга сыерларның тоякларын кисәргә- дәваларга йөриләр.Мөрәҗәгать итү өчен 2-21-26 һәм 2 -21-27 номерларына шалтыратырга мөмкин.

Газинур Нигматзянов мал табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев