Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Үлән яндырмагыз

Көз аенда үләннәр бик нык кибә һәм янгын куркынычы тудыра, шуңа күрә ут белән саксыз эш итү җитди янгыннарга китерергә мөмкин.

Шуңа күрә дә, бакча-участокларда, контейнерларда һәм ачык территорияләрдә чүп-чар яндырган өчен җаваплылык каралганлыгы турында кисәтәбез. Шулай ук участокларда һәм кырларда коры үлән яндыру, тиешле булмаган урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән тәмәке ташлап калдыру тыела. Бик зур үтенеч булып, балаларның ут белэн уйнавын кисәтү тора. Әгәр каядыр коры үлән, чүпчар яки учак януын күрсәгез һәм үз көчегез белән янгынны җиңә алмасагыз, янгын сүндерүчеләрне тиз арада чакырыгыз. Участокларны чистартудан барлыкка килгән чүп-чарны яндырырга түгел, ә чүплеккә чыгарырга кирәк. Янгын куркынычы зур булган язгы-җәйге чорга коры үләнне җыеп бармас өчен, көздән үк үләнне чабарга кирәк.

Аеруча зур игътибарны урман массивлары янәшәсендэ урнашкан, шулай ук дача хуҗалыкларына бирелә торган торак пунктларга юнәлтүегезне сорыйбыз. Бакчачылыкта, яшелчәчелектә һәм дача берләшмәләре рәисләренә, урман кишәрлекләрендә эшләүче гражданнарга янгынга каршы чараларга аерым игътибар бирергә кирәк.

Кисәтәбез! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дисциплинар, административ, шулай ук җинаять җаваплылыгы каралган.

Раил Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев