Редакциянекен тагын урлаганнар
Көн темасы

Редакциянекен тагын урлаганнар

Редакция Олы Әтнә үзәгендә урнашкангамы, ел саен ниндидер хикмәткә дучар була.

Хәтерлисездер, берничә ел элек редакция каршындагы гөмбә сынын урлап киткәннәр иде. Ә быел чәчәк үсентесенә күчкәннәр - редакция каршындагы бархатцы чәчәге үсентесен алып киткәннәр. 

Ниндидер кыйммәтле, сирәк күренә торган үсемлек булса әле аңларгада булыр иде, юк шул - гап гади бархатцы... Сорасагыз, үзебез дә биргән булыр идек бит. Мөгаен редакция каршына һәм әйләнә - тирәсенә видео камера куярбыз. 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Дөрес,камера куеп, урлаган кешене бөтен районга күрсәтергә кирәк.

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Кит инде моннан... действительно как будто махровый петуния урлый инде ?

      • аватар

        Без имени

        0

        0

        Эйтми генэ куерга кирэк ул камераны...