Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә көрәшчеләре - Республика призерлары

Районыбызның 2002-2003 нче елгы көрәшчеләре Алабуга шәһәрендә узган Татарстан беренчелеге ярышларында катнашып кайттыллар.

Зур шәһәрләрнең көрәшчеләре белән бил алышырга туры килә аларга. 

- 46 команда катнашкан бәйгедә Күәм авылы егете Гыйлаҗев Адель, Кышлау егете Мөхәммәтҗанов Илсаф өченче урын яулап, ТРның бронза призерлары булдылар, - ди районның спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин.

Тренерлары - Руслан Сафин, Радик Шәрәфиев. 

Спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшинның үзенең дә көрәшче булуын әйтсәк, егетләргә остазлардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. 

Көрәшчеләребезнең әлеге күптән түгел Мамадыштан уңыш яулап  кайтканнарын да искә алсак, Әтнә егете Әмир Насретдинов  ТРның көмеш призеры ббулып кайткан иде, Сөбеханаллаһ дип кенә әйтеп була. Афәрин. егетләр. 

Ирек Мөхәммәтшин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев