Әтнә районында бүген дә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган
Көн темасы

Әтнә районында бүген дә коронавирус белән авыручылар ачыкланмаган

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1129 пациент дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда 41 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«25 кеше хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова. Ул 30-50 яшьлекләр арасында 12 кешенең авыруын әйтте.

География :
1. Казан – 26
2. Яр Чаллы – 1
3. Апас – 1
4. Арча – 2
5. Балтач – 1
6. Буа районы-1
7. Яшел Үзән – 2
8. Кукмара – 1
9. Лаеш районы-1
10. Түбән Кама – 1
11. Нурлат – 1
12. Питрәч – 1
13. Тукай районы-2

Барлыгы 30 июньгә (арту буенча) Татарстанда 4555 COVID-19 очрагы теркәлгән.
Бу вакыт эчендә 3410 кеше, шул исәптән 48 е-узган тәүлектә. 1129 кеше дәвалана.


Нет комментариев