Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Яшьләр тукталышы" Яңа Шашы авылында

Әтнә районы башкарма комитеты яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге "Яшьлек тукталышы" дигән проектны башлап җибәрде.

Иң беренче булып "Яшьләр тукталышы" Яңа Шашы авылына юл тотты. Әлеге чарада "Алчәчәк" бию төркеме яшьләре Айзат Хидиятуллин, Диләрә Зарипова, Айсинә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясадылар. Олы Мәңгәр егете Мөнир Мәрданов гитарада уйнап җырлады. 

“Яшьлек тукталышы” дип исемләнгән проектны үзебездә кулланып карарга уйладык. Зур авыл җирлекләренә чыгып, якын тирәдәге авылларны да чакыртып, паркларда үткәрәбез бу чараны. Максатыбыз авыл яшьләре белән якыннан аралашып, күзгә-күз очрашып, сөйләшеп, борчыган мәсьәләләр белән танышып, аларны хәл итәргә тырышу. Бәлки яшьләребезнең шәхси борчыган мәсьәләләре бардыр. Аларны кемгә дә әйтергә белмәүчеләр бардыр. Менә шуларны тыңлау безнең максат. Әлеге мәсьәләләрнең чишү юлларын табу, җитәкчеләребезгә җиткерү. Сораулар бирү аноним рәвештә булачак. Шулай ук “Яшьлек тукталышы”нда мастер-класслар күрсәтү. Өйдә дә нәрсә белән булса да шөгыльләнергә, эшләү мөмкинлеге барлыгын күрсәтергә уйлыйбыз. “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан милли уеннарыбызны да, биюләребезне дә уйныйбыз, бииячәкбез. Проект нәкъ менә авыл яшьләрен күз алдында тота да.. 23 август көнне – Күлле Киме, 25е – Олы Мәңгәр, 27се – Олы Әтнә авыл җирлегендә уза. Чара кичке якта башланып китәчәк. Яшьләребезне көтеп калабыз.", - дип әйтте Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев