Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Арча районының Үрнәк бистәсе янында, җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән

Авыр тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Казан – Малмыж трассасында, Арча районының Үрнәк бистәсе янында булган.

Nissan автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнгән.

«Рульдә 50-55 яшьләрдәге ир-ат иде. Ул бик нык зыян күргән. Табиблар авыр хәлдәге ир-атны хастаханәгә алып китте», - диде агентлыкка аварияне күргән кешеләр.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-06-2021/tatarstan-yulynda-i-el-avtomobil-yul-chiten-t-shep-kitk-n-y-rt-chese-zyyan-k-rg-n-5828473

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев