Биектау районында да коронавирус  теркәлде
Күрше район яңалыгы

Биектау районында да коронавирус теркәлде

Игътибар, райондашлар. Татарстанда коронавирус йоктырган 16 кеше турында тулырак мәгълүм булды. ТР башкаласыннан тыш, Биектау районында да коронавирус теркәлде.

 Биектау районы ҮРХдә барлык санитар-эпидемиологик гамәлләр үткәрелде.

Учреждение куркыныч тудырмый. Үзизоляция режимына биредә эшләүче  персоналның бер өлеше китте, алар өйләрендә  утыралар.

Вакытлыча больницаның кабул итү  һәм педиатрия  бүлекләре ябылды. Ике атналык үз-үзеңне изоляцияләү төгәлләнгәч, алар эшкә керешәчәкләр.  Калганнары эшне штат режимында башкара.

 Бу хакта коронавирус таралуга каршы оператив штабта хәбәр иттеләр.

Фото: biektaw.ru


Нет комментариев