Үгез сөзеп үтергән
Күрше район яңалыгы

Үгез сөзеп үтергән

Арча районының  Михайловка авылындагы 55 яшьлек ир-ат  күршесенә сыерларын көтүлеккә чыгарырга булышырга керә.

     Үгезне ябып куймакчы була ул. Шунда үгез аны җиргә ега, тояклары белән таптый башлый.  Аннан мөгезенә эләктереп, коймага китереп сылый. Ир-ат шуышып аның яныннан чыгарга үзендә көч таба.  Хуҗа килеп җитә, табиблар чакырта. Тик ир-ат алар килгәнче үлә.

   Гомерең бетсә, сәбәп табыла. Югыйсә, нияте дә изге булган.

 

http://arskmedia.ru/2018/05/25/archa-rayonyi-keshesen-gez-s-zep-tergan/


Нет комментариев