Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

ике машина бәрелешкәч, берсенә ут капкан, биш кеше имгәнгән

Зыян күрүчеләр арасында бала да бар.

25 июльдә 20.45 сәгатьтә Теләче районында Казан-Шәмәрдән юлында авария булган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Биредә Hyundai Getz һәм LADA Granta машиналары бәрелешкән. Шуннан соң LADA Granta юл кырыена төшеп киткән һәм яна башлаган. Аны урынга килеп җиткән коткаручылар сүндергән.

Татарстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, авариядә биш кеше, шул исәптән бер бала имгәнгән.

«Бер кеше авыр хәлдә, икенчесе уртача авырлыкта. Аларны Арча район хастаханәсенә илткәннәр. Өч кешене, шул исәптән бер баланы Саба районы хастаханәсенә китергәннәр. Аларның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә», — дигәннәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Шаһитлар сүзләренчә, балага биш-алты яшь булуы ихтимал. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/26-07-2021/tatarstanda-ike-mashina-b-releshk-ch-bersen-ut-kapkan-bish-keshe-img-ng-n-5831501

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев