«Әкияттә кунакта»
Кышлау авылы мәдәният йортында балалар белән татар халык әкиятләре буенча башваткыч уены уйнадылар.
Балалар экран аша әкиятне танып, кыскача эчтәлеген әйтеп көч сынаштылар. Кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Соңыннан үзләре дә әкият геройлары булып уйнап карадылар. Һәрберсе истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев