Габдулла Тукай иҗат иткән әсәрләр буенча татарча мультфильм курсәтелде
Габдулла Тукай образы татар халкының символын, халык аңының һәм рухының саекмас чыганагын гәүдәләндерә.
Табигатьнең иң матур чагында, язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда бөреләр уянган вакытта, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Әтнә район мәдәният йорты Тукай атналыгы үткәрә.
21 нче апрель Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында башлангыч сыйныфлар өчен "Тукай әкиятләре" исеме астында 2 сеанста Г.Тукай иҗат иткән әсәрләр буенча татарча мультфильм күрсәтелде.
Әлеге татарча мультфильмнар матур, образлы, мавыктыргыч һәм гади. Алар баланың аңында яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек һәм тәртипсезлек турында күзаллаулар тудыра. Әлеге мультфильмнардагы вакыйгалар балаларны дөрес тәрбияләргә өйрәтә, аларның фикерләү дәрәҗәсен, фантазияләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. 22 нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында 5 нче һәм 6 нчы сыйныфлар өчен "Тукай" документаль-нәфис фильмы күрсәтелде. Әлеге фильмда бөек шагыйрьнең поэтик таланты һәм дөньяга карашы формалашуның юлы күрсәтелә. Габдулла Тукай образы татар халкының символын, халык аңының һәм рухының саекмас чыганагын гәүдәләндерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев