Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кайсы файдалырак: җылы сумы, салкынымы?

Артык кайнар һәм салкын су организм өчен зыянлы булырга мөмкин.

Нинди температурадагы су эчү яхшырак булуын һәм суны җитәрлек күләмдә эчәсезме-юкмы икәнен табиб-диетолог, гастроэнтеролог, беренче шәһәр хастаханәсенең диетология һәм авырлык коррекциясе клиникасы җитәкчесе Светлана Исакова аңлатты. Бу хакта «АиФ» басмасы яза.

Бүлмә температурасындагы су файдалырак булып санала. Бик кайнар эчемлекләр — кофе, чәй — файдасыз. Ябыгу өчен кайнар су эчәргә киңәш итә торган ысул да бар. Бу ачлык хисен бетерү өчен эшләнә. Бик кайнар су ашказаны тракты стенкаларын зарарлый, лайланы тышчаны өстәмә саклый торган лайланы бетерә. Шушы дискомфорт аркасында ачлык хисе бетә. Әмма мин бу ысулны кулланырга киңәш итмим.

Салкынча су тамак кибүдән яхшы. Әмма сап-салкын су да эчәргә ярамый. Тәннең эчке температурасын сакларга кирәк: терморегуляция, ашкайнату һәм организмдагы барлык системаларның эшләве, һичшиксез, эчке температурага бәйле. Үзеңне эчтән махсус суытырга кирәкми. Бу ашкайнатуны акрынайта, кан тамырлары тонусын үзгәртә, ЛОР-органнар авырулары куркынычын арттыра. 

Суны җитәрлек күләмдә эчмәүне ничек аңларга? Барысы да сезнең никадәр күләмдә дым югалтуга бәйле. Әгәр кеше спорт белән актив шөгыльләнә, тир күп бүленеп чыга икән, димәк, сыеклык күп чыга, бу очракта суны да күбрәк эчәргә кирәк. Ә өйдә утыручылар, дистанцион режимда укучылар һәм эшләүчеләр, физик активлыгы югары булганнарга караганда, сыеклыкны тулыландыруга азрак мохтаҗ була.

Физиологик ихтыяҗларга карап, организмга күпме су кирәклеген якынча аңларга ярдәм итә торган гади генә формула бар. Гәүдә авырлыгының 1 килограммына 30 мл сыеклык эчәргә кирәк. Монда чиста су гына күздә тотылмый, ә барлык эчемлекләрдәге, ашлардагы, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдәге сыеклык та шуңа керә. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдәге сыеклык күләмен исәпләргә ярдәм итә торган махсус таблицалар да бар. Мәсәлән, кавында - 90, айсберг салатында 85 процент чамасы су була. Сусыл җимешләрнең якынча 65-70 проценты — су. 90 кг авырлыктагы кешегә көненә 2,7 литр су эчәргә кирәк. Әгәр кешенең эш вакытында 3-4 чынаяк чәй, иртән кофе һәм кич эчемлек эчүен, ә көн дәвамында беренче, икенче ашлар ашавын, компот эчүен, җиләк-җимешләр ашавын исәпләсәң, бу якынча 1,8 литр, 2 литрга якын була. Шактый гына җитәрлек күләм. Өстәмә бер-ике стакан чиста су да эчсәгез, сезнең су балансы нормада булачак.

Җитәрлек күләмдә су эчмәүне аңлата торган билгеләр дә бар. Беренче чиратта — авыз эче кибү. Әгәр шикәр диабеты булмаса, бу билге берсүзсез суның җитәрлек булмавы турында сөйли. Башка симптомнар — тиренең коры булуы, аның тыгызлыгы кимү, күзләр корышу (әгәр кеше көне бу компьютер каршында утырмаса), бәвел күләме аз булу һәм аның төсе үзгәрү (куерак төскә керү), тәрәт белән проблемалар (эч кату, тәрәт каты һәм күлме аз булу). Суны аз эчүче һәм яшелчәләрне аз ашаучылар өчен соңгы билге бик туры килә, чөнки яшелчәләрдә су һәм клетчатка була. «Ялкау» эчәк кенә искәрмә булып тора, ягъни аның моторикасы кимегән була һәм бу вакытта тәрәткә карап кына су җитмәүне бәяләү авыр.

Сыеклык җитмәүнең тагын бер билгесе — тахикардия, йөрәк ритмы бозылу. Буыннар авыртырга мөмкин, ә бу инде организмның бик җитди сусызлануын аңлата (мәсәлән, эссе җәй һәм шуңа өстәп физик йөкләнеш).  

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-04-2021/kaysy-faydalyrak-yly-sumy-salkynymy-5818423

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев