Розаларны кайгыртып
Көз — розаларны кышка актив әзерләү вакыты. Әгәр аны игътибарсыз калдырсаң, киләсе сезонда чәчәк атмыйча гына түгел, юкка да чыгарга мөмкиннәр.
Көзгә розаларны азотлы ашламалар белән тукландырудан туктыйлар. Алар яшел массаның үсүенә ярдәм итә, ә кышлау алдыннан ул кирәкми. Әмма бу башка тукландыруны да туктатырга кирәк дигәнне аңлатмый. Үсемлекләргә, тамыр системасы ныгысын өчен, фосфор һәм калий кирәк.
Төрле төрдәге ашламаларны кулланырга мөмкин:
- гранулалы – гадәттә аларны грунт өслегенә сибәләр һәм алар акрынлап эреп, туфракка үтеп керә;
- сыек (үсемлекнең тамырдан өске өлеше) – суда эретелә, ябалдаш ясалу өчен кирәк;
- сыек (үсемлекнең тамыр өлеше) – су белән кушыла һәм туфракка кертелә.
Өстәвенә, мондый ысул белән файдалы элементларны үсемлекләр бик тиз үзләштерә.
Розаларны кышка кисү: бу эш, гадәттә, октябрьнең икенче яртысында башкарыла, әмма һава торышына карарга кирәк. Иң мөһиме, җылы булмасын, юкса, розалар яңа бөреләр формалаштыра башлый, ә кышка кергәндә моның кирәге юк.
Кышка әзерлек: куак тирәсен чүп үләннәреннән чистартырга һәм йомшартырга кирәк. Үсемлекне фунгицидлар белән эшкәртергә, аннары төбенә җир өергә (опилка яки ком да ярый).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев