Афәрин! Булдыргансың Алинә.
Районыбызның унберенче сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып бетерделәр. Шөкер, район буенча нәтиҗәләр начар түгел. Хәтта, иң югары балл туплаучылар да булды. Мәсәлән, химия фәнен генә алыйк.
– Район буенча Бердәм Дәүләт имтиханнарының уртача балы республиканыкыннан югары. Бары тик география фәненнән генә түбәнрәк. Моннан тыш, химия фәненнән 100 балл җыйган укучыбыз да бар, – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов.
Бәрәскә урта мәктәбеннән Алинә Гыйлаҗева рус теленнән – 96, биология фәненән 93 балл җыйган.
– Әлеге нәтиҗә химия укытучысы Рамилә Әхмәтҗанованың, һәм башка укытучыларының хезмәте һәм үзенең тырышлыгы, – диде Алинәнең әнисе Эльмира ханым.
Моннан тыш, Алинә үзлегеннән онлайн-курсларда да укыган. Әлеге мөмкинлекне тудырган, үзенә һәрвакыт ярдәм иткән әти-әнисенә дә бик рәхмәтле ул. Эльмира белән Илдус Гыйлаҗевлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Ильвина КАИны тәмамлаган, кечкенәләре Ильзат 4 сыйныфта. Алинәгә дә теләгән уку йортына укырга керергә насыйп булсын.
– Онлайн-курсларда укуның да файдасы булды. Шуны әйтәсем килә, никадәр күбрәк беләсең, имтиханда да үзеңне шуның кадәр ышанычлырак итеп тотасың. Күп белүнең бернинди зыяны юк. Имтиханнарга алдан әзерләнә башлау кирәк, – ди Алинә үзе.
Киләчәктә Алинәнең хыялы табиб булу. Нәкъ менә нинди табиб булырга телисең дигән сорауга: “Әлегә кистереп әйтү ашыгу булыр. Укырга кереп, белем ала башлагач, фикерем үзгәрергә дә мөмкин”, – дип җавап бирде ул. Уй-теләкләре, хыялы тормышка ашсын инде Алинәнең. Тырыш, белемле, тынгысыз табиблар җәмгыятебезгә бик кирәк.
Район буенча химия фәненнән имтиханны 7 укучы сайлаган. Район буенча уртача балл – 74.40.
Иң соңыннан Алинәдән:
– 100 балл туплый алырмын, дигән ышанычың бар идеме, – дип сорадым. Ә ул исә:
– Мине укыткан укытучым да химия фәненнән 100 балл җыйган булган. Элегрәк әлбәттә. Аннары дус кызларым белән аралашканда да 100 балл җыйган кешеләр турында ишеткәнем бар иде, – диде.
Укысаң, тырыш булсаң, теләгеңә ирешергә мөмкин икәнне Алинә тагын бер кат раслады. Инде хыял канатларын гына сындырмасыннар. Булдырам, дип торган Алинәгә сайлаган һөнәре буенча белем алырга насыйп булсын.
Нет комментариев