Алинә белән Эльвира сәхнәдә килендәшләр ролен уйнадылар. Иреннән алданрак аерылган Эльвира үзен җитди, кырыс тотты. Әле генә аерылган, төшенкелеккә бирелгән, ирен сагынып елаучы Алинәгә килендәше ирекле булуның уңай якларын төшендерергә тырыша, үзе теләгәнчә яшәргә өнди. Янәсе, ирсез хатынның теләсә кайда аунап яткан ир киемнәрен җыештырасы, ашарга пешерәсе юк, баласына ботка булса, шул җитә. Өстәвенә теләгән җиреңә теләгән кешең белән бара аласың! Моннан тыш, килендәшләр кем матуррак, кем акыллырак, кем моңлырак җырлый дип бәхәс куерта. Хәтта уклау күтәреп сугышыр дәрәҗәгә җитәләр!..
Кызлар каенана темасына да кагыла. Каенана ролен Әлфия Хәбибуллина, Әлфиянең килендәшен - Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова уйный. Яшь килендәшләр гел талашып торса да, нәтиҗәдә уртак фикергә килә, дуслаша.
Әлеге тамаша җыр белән бергә үрелеп барды. Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова тарафыннан төрле рухтагы җырлар яңгырады. Халык баянга кушылып башкарылган ретро җырларны да, заманчаларын да ишетте. Алинәнең бүгенге көндә популяр булган "Юк кирәкми" җыры тамашачыга аеруча нык тәэсир итте. Эльвираның әнисенә багышлап җырлаган җыры да йөрәккә үтеп керде. Ул артык нык дулкынланудан җырның бер өлешендә елап та алды, бу чакта тамашачы Эльвирага алкышлар аша көч бирде.
Алинә Сафиуллина белән мини-әңгәмә:
- Алинә, кайчан һәм ничек Эльвира белән уртак концерт куя башладыгыз?
- Моннан 3 ел элек "Барс Медиа" үзәге белән хезмәттәшлек иткәндә, Айдар Тимербаев безгә "Килендәш ике килен" җырын тәкъдим итте. Бу җырны "Иң яхшы дуэтлар" концертында башкардык. Бервакыт кич утырганда, шушы исем астында концерт кую идеясе барлыкка килде.
- Син "Юк кирәкми" җырын җырлаганда, тамашачы елады. Үзең еламыйча ничек түзәсең?
- Минем күптән елаганым юк инде. Элек айга бер үкереп-үкереп елый идем. Хәзер елап булмый...
- Холкың нинди?
- Озак түзәм, аннары шартлыйм да бөтен үпкәләремне тезеп әйтәм!
- Концертта килендәш ролен башкарасың. Тормышта килендәшең бармы?
- Бар иде, хәзер дә без дуслар. Шалтыратышып торабыз, кибетләргә бергә йөрибез. Бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Нариманга бәйрәм саен бүләкләр бирәләр. Килендәшемнең әти-әнисен дә бик хөрмәт итәм. Концертка да килделәр. Бик тыйнак, тәртипле кешеләр. Нариман белән аларга кунакка баргалыйбыз.
Эльвира Хамматова белән мини-әңгәмә:
- Эльвира, сәхнәдәге образың буенча кырыс хатын-кыз булып тоелдың. Чынлыкта син нинди?
- Бу минем сәхнәдәге образым гына иде. Икебезнең дә хисләнеп, канатланып йөрүебездән мәгънә юк. Беребезгә кырысрак рольне башкарырга кирәк иде. Мин, гомумән, образга кереп уйнарга яратам. "Артык кырыс уйнадың", диючеләр дә булды. Ничек булдыра алдым, шулай уйнадым. Ә тормышта мин бөтенләй башка төрле. Әлбәттә, хатын-кыз нәфисрәк, юл куючан булырга тиеш. Мин бәхәскә керә торган кеше түгел.
- Әниең турында җырлаганда бик дулкынландың...
- Ул җырның көен Ильмира Нәгыймова иҗат итте. Әни концертта бар иде, шуңа күрә дә күңел тулып каушап беттем. Кызганычка каршы, әти арабыздан китеп барды. Әти-әнисе булганда, кеше ике канатлы була, яшәргә дә күпкә җиңелрәк, диләр. Ә мин бер канатлы гына калдым. Бөтен кыенлыклар, авырлыклар нәкъ тә шушы җаваплы вакытта искә төшеп күңелем тулды...
- Алинә белән сәхнәдә уклаулар күтәреп сугыша яздыгыз. Тормышта талашканыгыз бармы?
- Алай чын-чынлап бәхәсләшкәнебез юк. Концерт программасына төзәтмә керткәндә, "мин болайрак күрәм, ә мин болай теләр идем", - дип уртага салып сөйләштек. Аллага шөкер, ачуланышканыбыз юк.
- Рэп стилендә җыр башкарып барысын да шаккаттырдың. Ул чыгыш сценарийның бер өлеше булса да, киләчәктә Эльвира Хамматованың рэп җырлау ихтималы бармы?
- Иң элек бу программа белән тирә-як шәһәр-районнарда йөреп чыктык. Әлмәттә узган концертта лосины, кепка киеп, текә кыз булып чыгыш ясадым. Анысын тамашачы яратып бетермәде кебек. Казан концертындагы кыска итәкле образны яхшырак кабул иттеләр. Моңа кадәр рэп башкарганым булмады, бу - концертыбызның бер фишкасы, кызыклы өлеше. Гомумән, рэпка карашым бераз сәеррәк. Миңа калса, аны хатын-кызлар башкармый.
Нет комментариев