Бер ай элек югалган 57 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен тапканнар
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат салкында туңып үлгән. Аның мәете урамда атна буе яткан.
(Алабуга, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада моннан бер ай элек югалган 57 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр иттеләр Алабуга эчке эшләр бүлегеннән.
Ир-атның мәетен кичә Маяковский урамы янында, Тойма елгасы буенда табып алалар.
Аның шәхесе инде ачыкланган, ул картлар һәм инвалидлар йортында яшәгән. Ир-атның моңа кадәр дә хезмәткәрләрне кисәтмичә генә интернаттан чыгып китә торган гадәте булган. Ул 22 октябрьдән бирле хәбәрсез югалган дип исәпләнгән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат салкында туңып үлгән. Аның мәете урамда атна буе яткан.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/21/152762/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев