Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт елда Россиядәге банклар саны ике тапкыр кимергә мөмкин

Ил икътисадына хезмәт күрсәтү өчен 50 финанс оешмасы да җитә, дигән фикердә тора аналитиклар.

(Казан, 6 октябрь, "Татар-информ"). Үзәк банк үткәргән "банк секторын чистарту" чарасы фонында Россиядәге банклар саны икеләтә кимергә мөмкин, диелә Fitch рейтинг агентлыгы әзерләгән хисапта. Бу хакта "Известия" яза.

"Хәзерге 600 банктан 300ен генә калдыруларын көтсәк тә, без ил икътисадына хезмәт күрсәтү өчен 50 финанс оешмасы да җитә дигән фикердә", - дип яза аналитиклар.

Белгечләр исәпләп чыгарганча, 2013 елда башлаган мондый "чистарту"дан соң бүгенгә кадәр 346 банк лицензиядән мәхрүм ителгән. Күзәтүләр буенча бу чара көчсез шәхси банкларга гына кагыла, ә финанс яктан тотрыклы һәм дәүләт банкларын әйләнеп үтә.

Fitch фикеренчә, зур банкларны коткару беренче чираттагы кредит бирүчеләрне саклау чарасы булачак, әмма шул ук вакытта кайбер дәүләт катнашы булган банкларны доминант итү бу секторны ил хакимиятенә бәйле итә ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/07/149773/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев