Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Энесе абыйсына унбер тапкыр кадаган

Моннан берничә ел элек Комыргуҗа авылында абыйлы – энеле Ибраһимовлар арасында килеп чыккан низаг фаҗигале тәмамлана.

Бүген әлеге ике егетнең берсе – төрмәдә, икенчесе – авыл зиратында күмелгән. Ни өчен ике бертуган шундый аяныч адымга бара алган соң? Газиз туганына кизәнгән кулны туктатырга ни өчен берәүнең дә көче җитмәгән?Моңа нәрсә этәргән – сораулар бик күп, җаваплары гына юк.

Бүген әлеге фаҗига булган йортта егетләрнең әниләре берүзе гомер кичерә. Аның өчен алар икесе дә бала – күкрәк сөтен имезеп үстергән газиз, бик кадерле, бик якын. Сәрия апа үзе тумышы белән Сәрдә якларыннан. Авыр хәлле гаиләдә туа ул. Бик ярлы яшиләр. 10 яше тулгач кына мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә кыз. Уку авыр бирелә аңа- кызны Яңа Кенәр коррекция мәктәбенә җибәрәләр. 1-3 сыйныфларны шунда укыганнан соң, Кукмара районы Мәчкәрә авылында урнашкан интернат мәктәпкә күчерелә. Аннан – Хәтнәгә. 7- 8 сыйныфларны Азнакай якларында ук укырга туры килә аңа. Әнә шулай, язмышы җилләре кагып – сугып йөри торгач, ниһаять, сигезенче сыйныфны тәмамлап, туган авылына кайтып төшә. Туган авылында, күмәк хуҗалыкта кызны акрынлап сыер саварга өйрәтәләр. 24 яшендә исә Комыргуҗа авылына үзеннән 10 яшькә олы Госман атлы егеткә димләп, кияүгә бирәләр. Дәвамын газетаның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев