Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фазылҗанова Рузилә Илдус кызы

КОТЛЫЙБЫЗ

Дусым башлангыч мәктәбе укытучысы Фазылҗанова Рузилә Илдус кызының 29 февральдә 55 яшьлек юбилее.
  Хезмәттәшебезне олы юбилее белән котлап, нык сә­ла­мәт­лек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, кайгы-хәс­рәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, олы шатлыклар, эшендә зур уңышлар телибез. Укучыларыңның рәхмәтен ишетеп, хезмәттәшләреңнең ихтирамын тоеп, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.
55 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлын синең кебек
Матур үтәр кем генә...
Акыллы да, сабыр да син.
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән Күәм урта мәктәбе коллективы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев