Күреп тә, язылып та калыйм дип, почтаның ачылышына ук диярлек килдем. Дөрес уйлаганмын икән. Элемтә бүлегебезгә өстәлләр куелган, редакция хезмәткәрләре дә шунда. Каләм ияләренең үз күңелләреннән чыккан сүзләрен мөмкин кадәр күбрәк кешегә укытырга теләве аңлашыла. Элек-электән безнең халыкта язучы-әдипнең абруе зур булган, сүзе үткән. Хәзер генә нишләп шулай үзгәрде соң ул дөнья? Шаккатып карап торам. Почта ишегеннән кергәннәр матбугат таратып куелган өстәл ягына таба борылып та карамый. Каләм ияләре газета тотып каршыларына килгәндә дә, куркыныч йә бер әшәке әйбер тоттырырга җыенган төсле, «юк-юк кирәкми» дип, йөзләрен сытып, борылып ук китәләр. Карап тору ук күңелсез. Ә бит аларның күбесе үзебезнең милләттән - татарлар. «Акчам өйдә калган. Алып киләм», - дип алдап китүчеләре дә булгалады. Тагын да куркынычы: аларның кайберләре балалары, оныклары белән килгән иде почтага. Нинди үрнәк күрсәтә инде болар?! Берничә елдан без элек кадерле кунак шикелле көтеп алган газета-журналларга ясин чыксалар, гаеплене әллә кайдан эзләмик. Без үзебез укучылар, дөресрәге, укымаучылар гаепле булачак моңа.
Гаеп үзебездә булачак
Беркөнне күршедәге элемтә бүлегендә матбугатка язылучылар көне үткәрделәр. Бу хакта алдан хәбәр иткәннәр иде. Андый чакта журналистлар үзләре дә киләләр.
Чыганак: www.shahrikazan.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев