Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернетта браконьерларга, шулай ук закон бозучыларга каршы махсус төркем булдырыла

Бу Татарстан балыкчылары инициативасы.

ТР Экология министрлыгы башлыгы да моны хуплады.

Татарстан елгаларында экологик законнарны бозучыларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән мессенджерларда махсус төркем булдырыла. Алар ТР Экология министрлыгы опергруппасы белән тыгыз бәйләнештә булачак. Бу хакта Андрей Кузьминның ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән әңгәмә вакытында билгеле булды. Биредә ТР һәвәскәр балыкчылар федерациясе вәкиле, спортчы, спорт мастерлыгына кандидат Андрей Ферафонтов та катнашты. Ул экология министрына кызыклы тәкъдим әйтте.

«Без Татарстанның балыкчылык инспекциясе белән бергә эшлибез, һәм “Балык тоту челтәрләренә каршы” дип аталучы аерым төркем булдырдык. Битараф булмаган гражданнар анда тәртип бозучыларның реаль координатларын яза. Бу төркемдә Росрыболовство һәм Балыкчылык инспекциясе хезмәткәрләре дә бар, димәк, реакция тиз була. Сезнең хезмәткәрләр белән шундый ук төркем ясарга телибез. Без - спортчы-балыкчылар безнең сулыкларда балык чыннан да булсын өчен җан атабыз", - диде Ферафонтов.

 

ТР экология министры шундый тәкъдим өчен спортчы-балыкчыга рәхмәт белдерде. Ул әлеге инициативаны хуплады һәм хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.

Видеоверсияне «Татар-информ» МА каналында YouTube та да күрергә мөмкин. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз әңгәмә» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 да, якшәмбе көнне 13.30 да карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев