Казан сабантуе өч мәйданда узачак
21 июнь көнне Татарстан башкаласында татар халкының милли бәйрәме өч мәйданда: Идел буе районының Мирный бистәсендәге Каенлыкта, Аккош күле янында һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта узачак. Мирный бистәсендә узачак Сабан туена килүчеләрне мавыктыргыч бәйрәм программасы көтә, шулай ук балалар өчен махсус "Балалар Сабантуе" да оештырыла. Аккош күле янындагы бәйрәмдә күрше төбәкләрдән...
21 июнь көнне Татарстан башкаласында татар халкының милли бәйрәме өч мәйданда: Идел буе районының Мирный бистәсендәге Каенлыкта, Аккош күле янында һәм Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта узачак.
Мирный бистәсендә узачак Сабан туена килүчеләрне мавыктыргыч бәйрәм программасы көтә, шулай ук балалар өчен махсус "Балалар Сабантуе" да оештырыла. Аккош күле янындагы бәйрәмдә күрше төбәкләрдән килгән фольклор төркемнәр чыгыш ясаячак, театральләштерелгән чыгышлар булачак. Дәрвишләр бистәсендә Сабан туе вакытында ветераннар хорлары катнаша.
21 июнь көнне бәйрәм Казан ипподромында дәвам итәчәк. Анда 15.00 сәгатьтә ат чабышлары башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев