Хәбәрчебез  "#өйдэутыр коймагы" пешергән
Җәмгыять

Хәбәрчебез  "#өйдэутыр коймагы" пешергән

Бөтен халык өйдә утыра. Бу уңайдан әледән-әле төрле ризык пешерү рецептлары белән таныштырып барабыз.

Ә менә Арыда яшәүче хәбәрчебез Фидаиль Кадимов өр-яңа рецепт тәкъдим иткән. Рецептыннан бигрәк, исеме оригиналь яңгырый – “#өйдэутыр коймагы” дип атала. Менә шулай күңелсезлектән дә ямь таба белгән халык яши бездә.

Ә Фидаиль Кадимов: “Бүген мунчадан сон, #өйдэутыр коймагы пешереп, җиңелчә генә чәй эчтек”, - дип язган һәм фотосын тәкъдим иткән. Карап Сез дә бәяләгез әле, җәмәгать.

Фидаиль Кадимов фотосы.


Нет комментариев