Коточкыч авария: автомобиль йөртүче руль артында йокыга киткән
Һәлакәт М7 автотрассасының 888нче километрында теркәлә.
Балык Бистәсе районында бер хатын-кызның һәлакәте белән бәйле юл-транспорт фаҗигасе булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. "Тойота Королла" автомобиле "Мерседес" йөк машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешә. Нәтиҗәдә 47 яшьлек пассажир урында ук һәлак була. Әлеге ханым куркынычсызлык каешын такмаган була. Шулай ук "Тойота" йөртүче 57 яшьлек ир-атның руль артында йокыга китүе ачыклана.
Чыганак: ttp://www.tatar-inform.ru/news/2017/02/28/541279/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев