Кызыкмагыз ришвәткә!
Ришвәтчелек юлы белән, Күп кеше акча эшли. Законга каршы барганын Алар нигәдер белми. "Ришвәтчелеккә каршы" дип Бик күп эшләр эшләнә. Бу явызлык белән хәтта Түрәләр шөгыльләнә. Мәнфәгатьләрен кайгыртып, Алар ришвәт бирәләр. Тик ахырдан гына уйлап, Бик ныклап үкенәләр. Ришвәт биргән, алган өчен Бар аерым маддәләр. Шулар белән берникадәр Явызлыкны җиңәләр....
Ришвәтчелек юлы белән, Күп кеше акча эшли. Законга каршы барганын Алар нигәдер белми. "Ришвәтчелеккә каршы" дип Бик күп эшләр эшләнә. Бу явызлык белән хәтта Түрәләр шөгыльләнә. Мәнфәгатьләрен кайгыртып, Алар ришвәт бирәләр. Тик ахырдан гына уйлап, Бик ныклап үкенәләр. Ришвәт биргән, алган өчен Бар аерым маддәләр. Шулар белән берникадәр Явызлыкны җиңәләр. Алдау юлы белән бик күп Югарыга менәләр. Тик канунны белүчеләр Моны бик тиз сизәләр. Киләчәккә үрләр яулап, Яктылыкка омтылыйк! Кызыкмагыз сез ришвәткә, Бу - явызлык, бу- хупрлык. Булат ШИҺАПОВ, "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге члены. Күәм авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев