Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күз яшьле Җиңү бәйрәме

Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә узачак тантанадан соң, алар үтәчәк урамнарга халык инде хәзердэн үк җыелган.

Кулларында шарлар, чәчәкләр һәм сугышта катнашкан, һәлак булган, хәбәрсез югалган туганнарының портретлары. Бәйрәм рухы сизелсә дә, араларында күз яше аша елмаючылар да күренде. Бөек Җиңү... Бөек Ватан сугышы... Нәрсә турында сөйли ул безгә? Ветераннарны каршыларга җыелган халыктан әнә шул хакта сораштым.

 

Гөлшат Марс кызы Закирова:

  • Минем өчен күз яшьле Җиңү бәйрәме бу. Бирегә сугышта һәлак булган җәмәгатемнең һәм үземнең 3 бабамның портретларын алып чыктым. Алар сугышта һәлак булганнар, әгәр без аларны онытсак, бу тагын бер тапкыр кабатлана түгелме? Аеруча “Үлемсез полк” күңелемә якын. Бабаларымның рухлары да шатланадыр.

 

Лилия Хәмит кызы Габидуллина:

– Бу көнне мин көтеп алам. Бәйрәм чарасында шатланып катнашам. Иң олы бәйрәм бу. Мин генә түгел, миллионнар шулай көтә торганнардыр. Яшь буынга искиткеч үрнәк бу. Безгә матур тормыш, азатлык бүләк иткән буынны онытмасак, яшьләр дә истә тотар.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев