Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Мәңгәрдә "Карга боткасы" ашадылар(фотолар)

Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында бүген балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Хәер, балалар гына дисәм ялган булыр, Өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә байтак иде биредә. Нинди бәйрәм дисезме? "Нәүрүз" бәйрәмен шулай билгеләп үттеләр. Кышны озату хөрмәтенә казанда тәмле ботка пеште, самавырда чәй кайнады. Шунда ук карачкы да яндырдылар. Балалар өчен иң...

Олы Мәңгәр мәдәният йорты каршында бүген балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Хәер, балалар гына дисәм ялган булыр, Өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә байтак иде биредә. Нинди бәйрәм дисезме? "Нәүрүз" бәйрәмен шулай билгеләп үттеләр. Кышны озату хөрмәтенә казанда тәмле ботка пеште, самавырда чәй кайнады. Шунда ук карачкы да яндырдылар. Балалар өчен иң кызыклысы - төрле уеннар булгандыр. Йөгерештеләр, чабыштылар, уйнадылар алар. Язгы каникул көннәрендә әнә шундый матур чара узды Мәңгәрдә. Мәдәният хезмәткәрләре - Гөлсинә Шакирова, Илнур Шакиров, Гөлсинә Шәрипова, китапханәче Гөлшат Гарифҗановага һәркем рәхмәтле калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев