Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Помидор ашы

Кирәк: 700 грамм помидор: 2 тырнак сарымсак; яшелчәдән әзерләнгән шулпа 1 литр; 4 аш кашыгы зәйтүн мае; тоз һәм кайян борычы үзегез теләгәнчә, базилик 10 яфрак; киптерелгән ак ипи 400 грамм. Әзерләү тәртибе: Помидорларны 4 минутка кайнап торган суга салып алабыз да кабыгын салдырабыз, эчендәге орлыгын алып, калган өлешен ваклыйбыз....

Кирәк: 700 грамм помидор: 2 тырнак сарымсак; яшелчәдән әзерләнгән шулпа 1 литр; 4 аш кашыгы зәйтүн мае; тоз һәм кайян борычы үзегез теләгәнчә, базилик 10 яфрак; киптерелгән ак ипи 400 грамм.
Әзерләү тәртибе:
Помидорларны 4 минутка кайнап торган суга салып алабыз да кабыгын салдырабыз, эчендәге орлыгын алып, калган өлешен ваклыйбыз.
Калын төпле кәстрүльгә 2 аш кашыгы зәйтүн мае салып вакланган сарымсакны кыздырып алабыз. Тагын 2 аш кашыгы зәйтүн мае өстәп вакланган помидорларны салабыз, тоз, борыч өстәп 15 минут сүлпән утта тотабыз.
Ипине вак шакмакларга турап, аз гына кайнар шулпа сибеп 10 минут чамасы җебетәбез. Йомшарган ипине помидорлар янына салабыз. Алдан әзерләнгән яшелчә шулпасы, 8 базилик яфрагы өстибез дә 20 минут чамасы кайнатабыз.
Шулпаны уттан алып азрак суытабыз һәм калган базилик яфраклары белән бизәп бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев