Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ралинә Галиева - Россия күләмендә өченче!

Яр Чаллы шәһәрендә Россия мәдәният министрлыгы,Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы,Пушкин тыюлыгы тарафыннан оештырылган Регионара ачык иҗади конкурс-"ПУШКИН УКУЛАРЫ" узды, дип хәбәр итә мәктәп директоры Рәшит Хисматуллин.

Конкурста Россия төбәкләреннән һәм Татарстан Республикасыннан килгән 400 укучы катнашты. Бу конкурста Иске Өҗем төп мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Галиева Ралинә катнашты һәм өченче дәрәҗә җиңүче дипломына лаек булды. Укытучысы - Вәлиева Зимфира Рифат кызы. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Узган елны Татарстан күләмендә узган шундый ук бәйгедә 2 урын алган иде. Ә быелгысы - Россия күләмендә үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев