ТАССРның 100 еллык юбилеена республика тарихы белән бәйле гаилә фотографияләре конкурсы башланды.
Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Республика тарихында үзеңне тап» конкурсы бара, аның җиңүчесе «айфон» алачак. Моның өчен http://100tatarstan.ru/ сайтына кереп, кирәкле бүлекне табарга кирәк.

Бәйгедә катнашу өчен гаилә фотосын һәм 1920 елдан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә узган берәр вакыйга тарихы турында белешмәне 100let.tassr@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Конкурста төрле илләрдә яшәүче алты яшьтән өлкәнрәк һәм Татарстан тарихын яраткан һәркем катнаша ала.
Конкурска гаризалар 2020 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.
https://tatar-inform.tatar/news/society/06-03-2020/respublika-tarihynda-ze-ne-tap-b-ygese-i-chesen-ayfon-bir-l-r-5727328 файдаланылды.
С.Мингатина фотосы
Нет комментариев