Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: “Мин – гади авыл малае...”

Тулы исеме: Ришат Айрат улы Төхвәтуллин. Туган көне: 1989 елның 3 марты. Кешеләрдә яраткан сыйфатлары: Гаделлек, тырышлык, намуслылык. Кешеләрдә өнәмәгән сыйфатлары: Әйткән сүзеңдә тормау. Әгәр әйткәнсең икән - эшләргә кирәк! Яраткан машина маркасы: "Toyota", "Lexus". Тормыш девизы: Андый девизы юк. Иң мөһиме - туктап калмау, алга бару. Казанышлары: Үз тамашачысын...

Тулы исеме: Ришат Айрат улы Төхвәтуллин.
Туган көне: 1989 елның 3 марты.
Кешеләрдә яраткан сыйфатлары: Гаделлек, тырышлык, намуслылык.
Кешеләрдә өнәмәгән сыйфатлары: Әйткән сүзеңдә тормау. Әгәр әйткәнсең икән - эшләргә кирәк!
Яраткан машина маркасы: "Toyota", "Lexus".
Тормыш девизы: Андый девизы юк. Иң мөһиме - туктап калмау, алга бару.
Казанышлары: Үз тамашачысын табуны иң олы казаныш дип исәпли. Русиянең барлык шәһәрләрен йөреп чыгуы да, куйган максат-хыялларга ирешүе дә зур казаныш. "Дуслык моңы", "Татар моңы", "Гәлсәр сандугач", "Башкорт җыры" конкурсларының, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фес­тиваленең лауреаты.


- Миңа калса, милләт­тәшлә­ребездән "Ришат Төхвәтуллин кайсы авылдан чыккан?" дип сорасаң, алар дәррәү: "Карамалы-Гобәйдән!" - дип җавап кайтарыр сыман. Туган төягеңә булган мәхәббәтеңне син җырла­рыңда чагылдырасың. Авылың белән якыннанрак таныштырып үт әле. Бәлки, тарихын да белә­сеңдер?

- Карамалы-Гобәй Башкортстан­ның Туймазы районында, Өсән елгасы ярында, тау астында урнашкан. Элгәре ул тирәдә сазлык булган һәм карама агачлары бик күп үсеп утырган. Явыз Иван явыннан соң безнең якларга бик бай сәүдәгәр күченеп килә. "Гобәй" исемле була ул. Менә шуннан чыгып, авылыбызны "Карамалы-Гобәй" дип атыйлар да инде.

Авылыбызның елгасы да, күле дә, урманы да, тавы да бар. Минем өчен гаҗәеп табигатьле, иң кадерле, иң матур авыл ул - Карамалы-Гобәй. Анда яшәүчеләрнең һәр­кайсы күңелемә якын. Шәхси эшкуарлар да, үз хуҗалыгында эш алып баручылар да байтак монда. Мәктәп, мәдәният йорты, дәваханә, кибетләр һәм кафе эшли. Мәчетебез тирә-якка иман нуры тарата.

- Ришат, чыгышларыңны караганнан соң, синең кебек талант иясен үстергән әти-әниеңә ихтирам арта. Дөнья­дагы иң газиз кешеләрең белән таныштырып үт әле. Алар кемнәр? Нинди өлкәдә хезмәт салалар?

- Әтием - Айрат Сөләйман улы, 30 елга якын колхозда механизатор булып эшләде. Әнием - Розалия Нурулла кызы, 20 елдан артык авыл мәдәният йорты мөдире вазыйфасын башкарды. Мин аларны ялга чыгардым, җитәр, күп эшләделәр. Хәзер инде икәүләшеп оныклары белән уйнап-көлеп яшәп яталар. Әлбәттә, авылда яшәгәч, эштән аерылмый алар. Бик күп мал-туар асрап, шәхси хуҗалык белән шөгыль­ләнәләр. Безне кечкенәдән эш сөяргә, курыкмаска, һәрчак алга омтылырга, дөньяга яраклашырга өйрәттеләр.

- Ялгышмасам, гаиләдә сез өч бала үскәнсез. Бертуган­нарың кемнәр?

- Абыем - Ренат, үз гаиләсе белән авылда яши. Ул Себер тарафларына йөреп эшли. Сеңлем - Айгөл, ул әлегә студент, КФУның финанс факультетында белем ала.

- Җырларда җырланган "онытылмас мәктәп елларын" да искә төшереп алыйк әле. Мәктәп белән бәйле кызыклы хатирәләрең бармы? Кем бе­лән бер парта артында утыр­дың?

- Мәктәп еллары күңелле үтте ул. Без сыйныфта 26 бала укыдык: 13 малай, 13 кыз. Гадәттә, парта артында бер малай, бер кыз утырдык. Мин барысы белән дә утырып чыктым бугай (көлә). Мәктәп тормышым, беренче чиратта, спортзал белән бәйле. Өстәл теннисы, волейбол уйнау, чаңгыда йөрү - болар һәрвакыт иң алда торды. Ярышлардан кайтып керми идем. Мәдәни чаралардан да читтә калмадым: "Көзге бал", "Яңа ел" кичәләре һ.б.

Балалар бакчасыннан башлап бергә уйнап үскән Нәркиз исемле якын дустым бар. "Ишәй белән Кушай" кебек, гел бергә булдык. Аның белән төрле кызыклы хәлләргә дә тарый торган идек. Үзем 4нче сыйныфта укып йөргәндә клубка чыга башладым. Эчеп-тартып йөрмәдек.

- Концертларың вакытында еш кына "мин - авыл егете" дип кабатларга яратасың. Ә нинди була соң ул чын авыл егете? Шәһәрдә туып үсүче­ләрдән кайсы сыйфатлары белән аерыла?

- Беренчедән, ул югалып кал­ганнардан түгел. Эшләп үскән, тормышка яраклашкан егет. Ниндидер проблемалар килеп туса да бирешми. Ул эшләп чыныккан була.

Шәһәр егетләре белән эшләгәнгә күрә, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: алар күп нәрсәне белми. Гастроль­ләр вакытында берәр аппаратура тимерчыбыгы өзелсә дә шундук югалып калалар, аны эретеп ябыштыра алмыйча азапланалар. Ә авыл егетләре, кирәк булса, электрик та, монтажчы да хезмәтен үти, кыскасы, кыенлыклар алдында югалып калмый.

- Авыл эшенең үз җилкәңә төшкән өлеше бармы?

- Соңгы араларда юк! Моңарчы, ике-өч ел элек, бер генә эш тә миннән башка узмый иде. Быел, үземә ошагач, печән хәзерләшергә кайтып килдем. Озакка ярамый, чөнки печән тузаны тавышка зыянлы.

- Тавыш, дигәннән. Син һәрчак юлда, һава торышы да гел бер генә төрле түгел: салкыны да, яңгыры да була. Үзеңнең "эш коралыңны" ничек сак­лый­сың?

- Тавышымны саклыйм, дип, өйдә генә утырып булмый инде. Һәр­хәлдә, киенеп йөрергә, режим буенча яшәргә тырышам. Спорт белән шөгыльләнәм.

- Ришат, син сәхнәбез тү­рендә бик тиз танылып, халык мәхәббәтенә ия булдың. Сән­гатькә тар­тылуыңның сәбәбе нидә? Сәхнә юлындагы тәүге адымна­рыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә, хәтерлим! Беренче чыгышларым балалар бакчасында, мәктәп елларында ук башланды. Әни клубта эшләгәч, андагы бөтен чараларда бик теләп катнаша идем. Төрле конкурсларга, бәйгеләргә йөрдек. Һәрбер адымым бүгенгедәй күз алдымда, истә. Һәрберсе кадерле. Җиңүләр дә, җиңелүләр дә. Барысы да алдагы иҗатыма зур этәргеч бирде.

Мәктәп тәмамлагач, Октябрьский шәһәренең музыка колледжына укырга кердем. Анда Галия Закир кызы Мусина классында, хор дирижерлыгы бүлегендә дүрт ел белем алдым. Күбрәк вокал белән шөгыль­ләндем. Бер үк вакытта "Наполеон" дигән төнге клубта ди-джей булып та эшләргә туры килде. Бик күп нәрсәләргә өйрәндем: аппаратураны үзләштер­дем, музыканы дөрес итеп сайлау тәҗрибәсен алдым. Кыскасы, укырга да, эшләргә дә өлгердем.

Колледждан соң үз тырышлыгым белән Уфадагы З. Исмәгыйлев исе­мендәге Сәнгать академиясенә укырга кердем. Анда профессор Фәрзәнә Фәткул кызы Сәгыйтова классында во­кал бүлегендә белем алдым. Һәр­вакыт үз өстемдә эшләп, уен коралларын үзләштереп, аранжировка серләренә дә төшенергә өлгердем. Аны тәмамлагач, зур концертларым, гастрольләрем башланды.

- Син концертлар белән бөтен Русияне урап чыктың бугай. Кайсы шәһәрләр күңе­леңә аеруча якын?

- Чынлап та, кайда гына булмадык без: Санкт-Петербург, Мәс­кәү, Пенза, Казан, Уфа, Нижневартовск, Сургут, Екатеринбург, Тубыл, Төмән, Чиләбе, Ноябрьск, Ырынбур кебек олы калаларның берсе дә калмады! Аларның һәркайсы үзен­чәлекле. Бер үк төрле программаны куйсаң да, концертлар бер-бер­сеннән аерылып тора. Тамашачылар да төрле. Шунысы куандыра: заллар һәрчак тулы, көчле алкышлар белән каршы алып, җылы сүз­ләре белән озатып калалар. Җырчы өчен бу бик мөһим. Мин тамашачыларым белән бәхетле. Алар мине илһамландырып, яңа җырлар иҗат итәргә этәргеч биреп тора.

- Ә менә туган ягың - Туймазы тамашачысының башкалардан аермасы бармы?

- Ничек булмасын ди инде?! Туган якта сиңа игътибар икеләтә арта. Үзем дә дулкынланам, икеләтә җаваплырак карыйм, тынычлану да бик авыр. Тамашачым моны сизә, алар миңа рәхмәтле, мин аларга чиксез рәхмәтлемен! Туймазы тамашачысы белән телебез дә, хислә­ребез дә уртак безнең. Гадәттә, туган ягымда елына ике тапкыр концерт куя идек. Быел исә өч концерт оештырырга булдык. Берсе күптән түгел узды, ә калган икесе, Аллаһ боерса, март башында булачак. Һәр елны туган көнемне туган җиремдә үткәрәм!

- Карамалы-Гобәй халкы да сезне зарыгып көтеп аладыр. Анда елына ничә тапкыр кайтасыз?

- Авылда якташларым өчен ел саен "Җәйге очрашулар" дип атал­ган концерт оештырам. Табигать кочагында, бик матур акланда уза ул. Бу инде традициягә әверелеп китте. Шулай ук авылдашларым өчен генә түләүсез концерт оештыру нияте дә бар.

- Күпләрне "борчыган" сорау: йөрәгеңне әсир иткән сөй­гән ярың бармы?

- Монысы сер булып калсын. Шуны гына әйтим: булачак җәмәга­тем әниемә охшаган булырга тиеш.

- Әниең нинди сыйфатларга ия соң синең?

- Әни - бик гадел, зирәк кеше. Әтине әти иткән кеше дә ул. Ул әтие­безне гомер буе хөрмәт итте, безне дә шуңа өйрәтте. Әни - ул әти өчен дә, балалары өчен дә бик кадерле кеше.

- Ришат, сәхнәдән караганда, син бик гади кеше кебек тоела­сың, тәкәбберлегең дә юк сыман. Бу, чыннан да, шулаймы?

- Мин - гади авыл малае, үземне тәкәббер кеше дип санамыйм.

- Ә холкың белән син нинди?

- Характерыма килгәндә, үземне идеаль кеше дип атый алмыйм. Һәр кешенең уңай һәм кире яклары була. Шунысы бар: әгәр кешегә сүз бирәм икән, мин аны мотлак үтим. Бу минем иң күркәм сыйфатымдыр, мөгаен.

- Ришат Төхвәтуллинның концерт командасы белән дә якыннанрак таныштырып үт­сәң иде. Анда кемнәр керә? Ничек тупланып киттегез?

- Төркемебездә профессиональ белеме булган талантлы кешеләр эшли дип әйтә алам. Музыкантларга килгәндә, иң оста баянчыбыз - Руслан Мөхәммәдиев. Ул - якташыбыз, Башкортстаннан. Мин Руслан белән биш ел бергә укыдым, инде икенче ел бергә эшлибиз. Скрипкада уйнаучы яшь кызыбыз - Динә Хисанбиева. Ул Казан консерваториясен тәмам­лаган. Саксофонда уйнаучы егетебез - Вәсил Шәрәпов, Октябрьский шә­һәреннән. Алып баручылар - Рөстәм Гатауллин белән Сөмбелә Вәлиәх­мәтова. Алар, Татарстан башкаласында туып-үсеп, Казан дәүләт мәдә­ният һәм сәнгать университетын тә­мамлаганнар. Биючеләребез икәү. Марсель Сәми­гуллин - тумышы белән Туймазы шәһәренән, "Сәфәр" бию ансамбле солисты; Илгиз Бәдретдинов - Борай егете, "Яшьлек" бию ансамб­ленең солисты. Төркеме­бездә Ләй­сән Идрисова белән Илсөяр Зиннә­туллина да эшлиләр. Алар безгә Алабуга мәдәният көллиятен тәмам­лап килде, әлеге вакытта читтән торып югары белем алалар. Үзенчәлекле талант иясе Алия Карачурина - Башкортстанның Чиш­мә районы кызы, Фәридә апа Кудашеваның якташы. Төркемебез белән аңа ярдәм итәбез, халыкка ишеттерергә, танытырга тырышабыз. Аның киләчәге зур булырга тиеш.

- Син Алия белән продюсер буларак та эш итәсең кебек?

- Беләсеңме, миңа олы сәхнәгә чыгарга ярдәм итүчеләр күп булды. Шуңа күрә талантлы яшьләргә юл ачу - минем бурычым ул. Мөмкин­легем булганда, яшь башкаручыларга беренче адымнарын ясарга булышачакмын! Әлбәттә, барлык нәрсә дә үзләреннән тора.

- Шулай да Алия төрке­меңә ничек килеп эләкте?

- Иң башта социаль челтәрдә мин аның җыр видеоязмасын күрдем. Бер концерттан соң ул яныбызга да килеп китте. Акрынлап танышып, читтән карап өйрәнеп, аны төрке­мебезгә алдык.

- Белүемчә, син продюсер белән эшләмисең, үзеңә үзең ху­җа...

- Әйе, чыннан да, шулай. Элекке продюсерым Рифат Фәттахов белән өч-дүрт ел бергә бик матур эшләдек. Иҗатыбыз алга таба барды. Килешү тәмамлангач, үзаллы эшли башладым. Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы бара.

- Ришат, командаңа музыкантларны ни рәвешле җыя­сың? Үзең хәл итәсеңме, әллә инде кеше фикеренә таяна­сың­мы?

- Юк. Мондый мәсьәләләрне өч кеше җыелышып, бергә хәл итәбез. Директорыбыз Эмиль Уелданов - ул безнең өстә тора, барлык нәрсәгә дә ул өйрәтә. Концерт програм­ма­бызның авторы да ул. Администратор егетебез Илгиз Бәдрет­динов, Эмиль һәм мин өчәүләп бер фикергә килсәк, музыкантны үз командабызга алабыз.

- Ришат Төхвәтуллинның шәхси логотибы да бар. Ул кем­нең идеясе һәм нинди максат белән эшләнде?

- Бу - безнең уртак идеябез. Логотипта минем микрофон тоткан силуэтым төшерелгән. Ул логотипны кулланып, командабызга фирма киемнәрен булдырдык. Шулай ук ул безнең барлык аппаратурабызда да сурәтләнгән.

- Без Интернет заманында яшибез, үз сайтыгызны булдырасыгыз килмиме?

- Якын арада булдырачакбыз дип уйлыйм.

- Ниндидер бер сөйләшүдә син "Җырлаганда биюне яратып бетермим", дигән идең. Репер­туа­рыңда дәртле җыр-лар да бар, биемичә ничек түзәсең?

- Һәркемнең үз эше: биючеләр - биесен, ә мин җырлыйм! Бию миңа авыррак та, оялып та китәм. Әйе, сәхнәдә биергә яратмыйм. Чама хисен югалтып, сәхнәдә "маймылланып" йөргән артистларны күргәч, алар өчен оялып, миңа дә шундый булырга язмасын, дип, үземә сүз бирдем. Күбрәк җырга игътибар бирергә тырышам.

- Тамашачыларны баянда уйнап хәйран калдырганың хәтердә. Аны үзләштерергә кайчан өлгер­дең?

- Әйе, булды андый хәл! Балачактан гармуннан аерылмадым, клубта да, колледжда да. Ул уен коралы миңа бик ошый. Баянга Руслан Мөхәммәдиев өйрәтә, ә иң беренче тапкыр аның серләренә авылым баянчысы Фәнүр Шәйхуллин һәм әнинең абыйсы Рамил абый төшендерде. Шулай итеп, мин баянга гашыйк булдым.

- Татар һәм башкорт эстрадасына карашың нинди? Аның киләчәген ничек фаразлый­сың?

- Дөнья белән чагыштырганда, милли эстрадабыз күпкә түбән дәрәҗәдә тора. Кызганычка каршы, бездә артистлар өчен уңайлы шартлар тудырылмаган. Әйтик, аппаратура җитешми. Профессиональ музыкантлар бик аз һәм аларга да түләргә акча кирәк. Артистларның андый мөмкинлекләре юк, чөнки урыс һәм дөнья шоу-бизнесы белән чагыштырганда, татар-башкорт эстрадасында билет бәяләре иң түбәне. Ә аппаратура - тавыш җи­һазлары, медиа экраннар - артист­ның төшенә дә кермәгән хак тора. Кызганычка каршы, бүген барысы да акчага бәйле. Шуңа күрә безнең профессиональ студия җиһазлары алырга да мөмкин­легебез юк. Аранжировка ясаучы­ларның күпчелеге үз өйләрендә эшли. Ләкин шунысы бар: җыр яздыру һәм аранжировкалау профессиональ студиядә башкарылмаса, аның сыйфаты дөнья дәрәҗәсеннән күпкә түбән була. Монда янә акчага барып төртеләбез.

Шуңа карамастан, үзебезнең татар-башкорт сәнгатен күтәрергә хәлдән килгәнчә тырышабыз. Халыкны тәрбияләү төп максатыбыз булып тора. Мисал өчен, чит илләр­дәге кебек дәртле, тиз ритмлы җырларны башкаруның миңа бернинди дә авырлыгы юк. Ләкин без үзебезнең халык җырларын, рухи байлыгыбызны берничек тә югалтырга тиеш түгел. Минем уйлавымча, җырчы тамашачы артыннан барырга тиеш түгел, киресенчә, тың­лаучысын үзенә ияртергә тиеш. Мин нәкъ шундый максат белән яшим. Бүгенге көн сәхнәсен Илһам абый Шакиров, Хәйдәр абый Бигичев, Әлфия апа Афзалова, Фәридә апа Кудашева кебек җырчылар дәвере белән чагыштырсаң, ул күпкә түбән. Чөнки халык классик әсәрләрне тыңламый, белми. Мин бөтен кө­чемне шул бушлыкны тутыруга салам. Шул рәвешле, татар һәм башкорт халыкларын дөньяга танытырга телим.

- Һәр артистның җыр багажында озын гомерле һәм бер көнлек җырлар була. Шуларның кайсыларын вакыт сынавы аша үткән дип әйтә аласың?

- Рәис абый Ханнановның Илдар Юзеев сүзләренә иҗат иткән "Тыңлачы, сандугач" җырын инде алтынчы ел һәр концертта сорап җырлаталар.

- Чыннан да, сине бу җырсыз күз алдына да китереп булмый. Аның язмышы шактый четерекле булды кебек?

- Бу җырны, билгеле вакыйгалардан соң, яңа сүзләр белән ком­позитор Рәис абый Хан­нанов­ның көенә генә башкарам.

- Аннан тыш, нинди композиторлар белән хезмәттәш­лек итә­сең?

- Бик күп композиторларга мөрәҗәгать итәргә тырышам. Ләкин күңелемә хуш килгән җырлар бик сирәк. Яхшы композиторлар бармак белән генә санарлык: Зифа Нагаева, Рәис Ханнанов, Альфред Якшим­бәтов, Зөфәр Хәйретдинов, Нур Даутов, Морат Гайсин. Яшьләрдән Гөлназ Закированы аерым әйтер идем.

- Җыр текстының сыйфатына игътибар бирәсеңме?

- Әлбәттә! Кайчак әнигә дә мөрәҗәгать итәм. Сүзләр сайлангач, композиторлар эзли башлыйбыз.

- Җырчы артистларның зур өлеше туган телне камил белми. Ришат, ә синең бу өлкә­дәге беле­мең ни дәрәҗәдә?

- Татар телен белмим дип әйтә алмыйм. Төрле хәлләр була. Арыган чакта урысча сөйләшеп китүем дә ихтимал. Гомумән, безнең авылда урыс сүзләре белән катнаш телдә сөйлә­шәләр. Казан ягында исә саф татарча аралашалар. Алып баручылар белән ярышып булмый, әлбәттә, алар кебек әдәби телдә сөйләшә алмыйм. Шулай да, Казанга күчен­гәч, сүз байлыгым күзгә күренеп артты. Моңа китап укырга яратуым да ярдәм итәдер.

- Әйткәндәй, кемнәрнең иҗатын яратып укыйсың?

- Әнгам Атнабаев иҗатын бик яратам. Аның шигырьләре күңелемә бик якын. Татар гәзит-журналларын укып барырга тырышам.

- Театрга йөрисеңме?

- Гастрольләрдән кайтып кергән арада елына бер тапкыр булса да мотлак барам! Анда якын дусларым бик күп, Рөстәм Гайзуллин да гел чакырып тора. Театрдан аерылганым юк.

- Җәен Казанда марафон дистанциясенә йөгерү буенча ярышлар оештыруыңны беләм. Аның географиясен киңәйтергә уйламыйсыңмы?

- Бу ярышлар инде ике тапкыр узды. Беренчесен үзебез үткәрдек, икенчесен башка оешма минем исемнән оештырды. Бәйге географиясен киңәйтергә ниятлибез.

Гомумән, спорт минем өчен беренче урында тора. Йөгерергә тырышам, организмны тонуста тотам. Аллаһ боерса, киләчәктә бәйгене башка төбәкләрдә дә оештырырга ният бар.

- Артист тормышының бер көнен ачып салсаң иде. Ничек үтә ул?

- Көндәлек бер гастроль көненә тукталыйк. Кунакханәгә төнге бердә кайтып керәбез. Иртәнге сәгать тугыз-унга кадәр йоклыйбыз. Унбердә икенче концерт мәйданына чыгып китәбез. Бу вакытта анда аппаратура урнаштыра башлыйлар. Сәхнә­не коралар, репетиция башлана. Төшке аш вакыты җитә. Аннары кичке концерт өчен киенә башлыйбыз, өс-башны, киемнәрне тәртипкә китерәбез. Концерт башлана, тәмам­лана. Аппаратураны җыеп алабыз. Фотога төшү, автограф бирү - ул үзе бер концерт. Шул рәвешле, төнге сәгать 12ләр җитә.

- Чыннан да, сине яше дә, карты да бик ярата, һәммәсе дә, рәхмәт сүзләре әйтеп, бергә фотога төшеп калырга ашкына. Фанатларың белән очрашулар үткәргәнең бармы?

- Әйе, Казанда очрашулар оештырабыз. Күптән түгел Екатеринбургта, Ижевск шәһәрендә дә шундый күрешү-очрашулар үтте. Бик матур булды.

- Ялгышмасам, алар сиңа бик күп төрле бүләкләр дә ясый. Шулар арасыннан гадә­ти булмаганнарын атасаң иде?

- Гадәти булмаганнары да очрый, әмма аларын тамашачылар кешегә күрсәтмичә генә тапшыра. Татарстанда күбрәк чәк-чәк, чигелгән картиналар бүләк итәләр.

- Бүгенге тормышыбызда җырчы-артисттан күп кеше юк, һәрберсен карап һәм белеп кенә өлгер. Аларны сәхнәгә чыгарыр алдыннан иләк аша үткәрергә кирәк дип уйламый­сыңмы?

- Беләсеңме, җыр шулай ук дәвалау процессы булса да, табиблар җырлый алмый бит. Без - күңелләрне дәвалаучылар. Белем­сезләр белән сәхнә тулы, алар арасында чын талантлар югалып кала. Сәнгать советлары, чыннан да, кирәк. Сәхнәгә чыгар алдыннан ул рөхсәт кәгазе бирсә, минемчә, дөресрәк булыр.

- Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Ришат! Төркемегез халкыбызны һәрчак моңнары белән сөендереп торсын! Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телим!

Айгөл ГӘРӘЕВА-ШӘЙМӘРДАНОВА

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев