Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: "Ветераннарны кайгырту – дәүләт бурычы" –“Әтнә таңы”

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген төп бурыч - ветераннарга, аларның тору урыннарына крамастан, сыйфатлы медицина һәм социаль хезмәт...

Бүген ТР Хөкүмәте йортында 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы узды.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген төп бурыч - ветераннарга, аларның тору урыннарына крамастан, сыйфатлы медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүнең мөмкинлеген тәэмин итү, яшь буынны патриотик тәрбияләү, ветераннарны яшьләр белән эшләүгә җәлеп итү.

- Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайгырту - икътисадый вәзгыятькә һәм сәяси конъюнктурага карамастан, һәрчак дәүләт бурычы ул, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан: бүген Татарстанда 65 мең 675 ветеран һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары яши, шул исәптән - 2 мең 671 сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды бар.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев