Сабада узган бәйгедә Рамил Шәйхиев финалга кадәр узды
Саба районында класс җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, мәктәптән тыш тәрбия эшләре буенча педагоглар төрле юнәлештә узган бәйгедә көч сынаштылар. "Ел укытучысы - 2017" бәйгесе кысаларында узган әлеге чарада район турлары җиңүчеләре катнашты. Алар 8 районнан җыелган иде. Район мәгариф бүлегенең җитәкчесе...
Саба районында класс җитәкчеләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, мәктәптән тыш тәрбия эшләре буенча педагоглар төрле юнәлештә узган бәйгедә көч сынаштылар. "Ел укытучысы - 2017" бәйгесе кысаларында узган әлеге чарада район турлары җиңүчеләре катнашты. Алар 8 районнан җыелган иде. Район мәгариф бүлегенең җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхиев әлеге бәйгедә өченче урын яулап, финалга үтте. Мәктәптә тыш эшләр үзәгеннән Светлана Төхвәтуллинаның чыгышы да жюри тарафыннан уңай бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев