Синоптиклар карлы яңгыр һәм бозлавык турында кисәтә
Казанда көндезге максималь һава температурасы +6°C градус булачак.
(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ").Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итүенчә, 30 октябрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Температура көндез +6 °C кадәр җылы булачак.
Күпчелек районнарда урыны белән явым-төшем - кар һәм яңгыр явуы фаразлана.
Һаваның минималь температурасы төнлә - 0-+1°C, көндез максималь һава температурасы +6°C градус булачак.
Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Көндез урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, бозлавык булуы ихтимал.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/30/151301/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев