Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ташчишмә–Әтнә юлындагы һәлакәттә бер ханым зыян күргән

Ташчишмә-Әтнә юлының 10 километрында «Фиат Альбедо» машинасы кюветка төшеп китә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Әтнә районында чит ил машинасы кюветка төшеп киткән. Машинадагы хатын-кыз хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә көндез 112 ашыгыч хезмәтенә Ташчишмә-Әтнә юлының 10 километрында «Фиат Альбедо» машинасы кюветка төшеп киткән дигән хәбәр килеп ирешә.
Юл һәлакәте булган урынга янгын сүндерүчеләр, табиблар, полиция хезмәткәрләре килә.

Юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчене машинадан чыгара, транспорт чарасын көпчәкләренә бастыра һәм двигательгә ут капмасын өчен аккумуляторны өзә.

Зыян күргән 38 яшьлек машина йөртүчесе хастаханәгә озатыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/30/151329/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев