Ташкабактан( кабачки) икра.
Җәмгыять

Ташкабактан( кабачки) икра.

Рецептны Марьям апа Минегуловадан алдым.

3 кг кабачкины иттарткычтан үткәрәбез,
100 гр үсемлек мае,
250 гр томат пастасы,
250 гр майонез,
6 аш кашыгы шикәр комы,
2 чәй кашыгы тоз,
0,5 чәй кашыгы төелгән кызыл бороч,барсын бергә болгатып кайнатырга куябыз.1,5 сәг кайнагач 1 баш сарымсакны иттарткычтан үткәреп салып,тагын 10 мин.кайнатабыз да,3 чәй кашыгы 70 %уксус кислотасы салып болгатабыз да,банкаларга кайнар килеш тутырып куябыз( мин блендер белән бер изеп чыктым,алай төерләре бөтенләй калмый).
Чыгышы 6 банка ярты литрлы чыга.


Нет комментариев