Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда беренче сыйныф балаларына юлда яктылык кайтаручы билгеләр тапшырачаклар

Шәһәр һәм районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә яктылык кайтаручы «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» билгеләр комплектлар бирделәр.

Кичә  Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык август киңәшмәсендә шәһәр һәм районнарның мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә яктылык кайтаручы «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» билгеләр комплектлары тапшырылды. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа уку елы башланыр алдыннан билгеләр Татарстанның булачак беренче сыйныфка баручы балаларына биреләчәк. Республикада 2018 елда беренче тапкыр мәктәпкә 51 мең бала барачак.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин беренче сыйныфка баручыларга махсус билгеләр ясау инициаторы булды. Билгеләрне рюкзакка һәм өске киемгә ябыштырып була. Бу укучылар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын арттырырга ярдәм итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/24/170251/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев